Россия Энергетика министры Николай Шульгинов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең ягулык-энергетика комплексы үсеше турында фикер алыштылар

12.10.2022

Россия Энергетика министры Николай Шульгинов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең ягулык-энергетика комплексы үсеше турында фикер алыштылар. Очрашу Россия энергетика атналыгы-2022 кырларында узды.

РФ Энергетика министрлыгы башлыгы һәм Рөстәм Миңнеханов шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә генерацияләүче куәтләрне модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне дә карадылар. Моннан тыш, алар технологик тоташтыру, электр энергиясен исәпкә алу системалары һәм егәрлек челтәр резервы өлкәсендәге алымнарны үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләргә дә игътибар иттеләр. Очрашуда шулай ук Татарстанда аеруча үзле нефть чыгару һәм эшкәртү турында да фикер алыштылар.

Төгәлрәк - https://minenergo.gov.ru/node/19351


ТР Президенты Матбугат хезмәте.