Бүген Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында РФ вице-премьеры һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропортына килү юлын реконструкцияләүдән соң ачу тантанасында катнашты. Шулай ук видеоэлемтә буенча Казанның Осиновская урамындагы яңартылган юлда һәм Самарадагы реконструкцияләнгән автомобиль юлында автомобиль хәрәкәтенә старт бирелде. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков та катнашты.
«Бүген безнең төбәк өчен зур вакыйга. Аэропортка таба юл һәрвакыт тыгыз иде, йөкләнеш зур иде, ә «Казан Экспо» күргәзмәсе комплексы төзелгәннән соң биредә бөкеләр тагын да артты. Әмма реконструкция ярдәмендә юлны киңәйттеләр, үткәрү сәләтен ике тапкыр арттырдылар», – диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук «Салават Күпере» торак комплексын һәм Осиново бистәсен Горький шоссесы белән тоташтыручы яңа юл, һичшиксез, җирле халыкка кирәк булачак, дип билгеләп үтте.
«Татарстанда һәм гомумән илдә беркайчан да бу кадәр юл төзелмәгән иде: М-12 дә, М-7 дә, Шәле-Баулы трассасы да. Бу ил җитәкчелеге һәм төбәкләр җитәкчелеге куйган барлык бурычларны үтәүче юл салучылар ярдәмендә мөмкин булды. Төзелеш темплары кимемәячәк, без эшләргә әзер. Иң мөһиме – бу проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Марат Хөснуллин, үз чиратында, бөтен юлларның да, чакрымнары аз булуга карамастан, территорияләрне алга таба үстерү өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Аэропортка керү юлы бу зона өчен үсеш бирә, системалы комплекслы якын килү барлыкка килде. Монда күргәзмә үзәге дә, торак йортлар да, аэропорт үзе дә бар. Кайчандыр Казан аэропорты миллионнан да азрак пассажир йөрткән, ә узган елда – 3,8 миллион, быел шулай ук 3,8 миллион. Әлбәттә, мондый юлдан башка аэропорт алга таба үсеш ала һәм эшли алмый. Өстәвенә, бу юл Ауропа - Көнбатыш Кытай трассаларына да кагыла», - диде РФ вице-премьеры.
Осиновская урамына килгәндә, Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, яңартылган юл торак комплекслар үсеше өчен генә түгел, Казаннан Марий Эл ягына чыгу мөмкинлеге дә бирә. "Бу юлны киңәйтү зарурияте күптән узган иде», - дип өстәде ул.
Аннары тантанада катнашучылар символик төймәгә бастылар һәм яңа юлларда автомобиль хәрәкәтенә старт бирделәр.