Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә экспозициясен карадылар

14.10.2022

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе стендларын карады.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза.

Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  белән бергә, юл техникасы, шул исәптән үзебездә җитештерелгән, «Автодор» дәүләт корпорациясе һәм юл тармагының башка оешмаларының берләштерелгән стенды тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.

Аерым алганда, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең 2 нче павильонында автоюл күперләренең үтеп чфгу корылмаларын ясау өлкәсендә уникаль эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

«Алюминий җитештерүчеләре, тәэмин итүчеләре һәм кулланучылары берләшмәсе» ассоциациясе ортотроп плитәләрен тәкъдим иткән.

3 нче павильонда үзебездә җитештерелгән юл техникасы үрнәкләре тәкъдим ителгән. Биредә бер мәйданчыкта 40ка якын техника җитештерүче җыелган, алар арасында – төягеч үрнәкләре, экскаваторлар, ресайклерлар, башка юл техникасы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.