Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында катнаша. Форум Мәскәүдә уза («Манеж» КҮЗ).
Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү планлаштырылган, шулай ук «Яңа чакырулар – яңа мөмкинлекләр. Глобаль нефть һәм газ базарын нәрсә көтә?» пленар утуршы узды, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Пленар утырыш башланганчы, берничә килешү имзаланды. Рөстәм Миңнеханов барында "Росатом" дәүләт корпорациясе һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов кул куйды.