Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде. Г. Тукай ис. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасында автомобиль юлларында хәрәкәтне эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында, Владимир һәм Самара өлкәләрендә («Казан» халыкара аэропортына килү юлын - Самара өлкәсе - Татарстан Республикасы) эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында видеоконференцэлемтә режимында катнашачаклар.
Казанда вакытта Россия Хөкүмәте вице-премьеры «Казан Экспо» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында уза торган «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә экспозициясендә булачак. Күргәзмәдә юл техникасы, шул исәптән үзебездә җитештерелгәннәре, «Автодор» дәүләт корпорациясе һәм юл тармагының башка оешмаларының берләштерелгән стенды тәкъдим ителгән.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Казанда юллар хуҗалыгы темасына берничә киңәшмә үткәрер дип көтелә.
Төштән соң «Казан Экспо»да «Россия Федерациясенең юллар хуҗалыгын тотрыклы үстерү» пленар утырышы, «Транспорт» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узачак (https://doroga2022.ru/event/details/7?ysclid=l982emds8w293106467).