"Иннополис" мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү проекты кысаларында IT-шәһәрдә 466 агач утыртылды

27.10.2022

Бүген Иннополиста шәһәр халкы, шулай ук «Атомдата-Иннополис», «Росэнергоатом» концернының бүлендек компаниясе («Росатом» дәүләт корпорациясенең электр-энергетика дивизионына керә) хезмәткәрләре 466 ылыслы агач һәм 50 куак утырттылар. Агачларны утырту мәйданы 3 700 кв. метр тәшкил итә.  

«Агач утырт» акциясе эре җитештерү объекты Росатом МЭҮ төзелә торган территориядә яшеллекне компенсацияләү кысаларында үткәрелә. Яңа дата-үзәк 2 мең киштәгә исәпләнәчәк, аларның яртысын киләсе елда ук сафка кертәчәкләр. МЭҮнең тулы куәте 16 МВт булачак.

Бүгенге агач утырту чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, шәһәр мэры Руслан Шаһалиев һәм «Атомдата-Иннополис» генераль директоры Салават Рәхмәтуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, яшь һәм уңайлы IT-шәһәр мэриясе, Иннополис тагын да уңайлырак булсын өчен, шәһәр тирәлеген яшелләндерү һәм яхшырту буенча системалы эш алып бара, – елына биредә якынча 700 агач утыртыла. «Бу акцияне «Иннополис» МИЗ резиденты, Идел буе федераль округында иң эре МЭҮне IT-шәһәрдә төзүче хуплавы шатлыклы», - диде Премьер-министр урынбасары. 


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Р.А.Шәйхетдинов Аппараты