Татарстан Пенсия фонды йөкле хатыннар һәм балалар өчен универсаль пособие күләмен атады

25.10.2022

2023 елда универсаль пособие буенча түләү күләмен билгеләү өчен дифференциаль алым кулланылачак. Бу гаиләнең җан башына уртача керем күләменә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

"Өч вариант мөмкин: балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 һәм 100%. Айлык түләүнең база күләме балалар өчен яшәү минимумының 50% тәшкил итә", - диде ул.

Фаразлауларга караганда, киләсе елда индексацияне исәпкә алып, Татарстанда балага яшәү минимумы күләме 11852 сум тәшкил итәчәк, әлеге сумманың 50% ы 5926 сум тәшкил итәчәк.  

"Әгәр балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50% күләмендә айлык түләүне исәпләгәндә, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75% ка кадәр артачак. Бу очракта ул 8889 сум", – дип өстәде Вафин.

Гаиләнең җан башына уртача кереме Татарстан халкының җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булса, балалар өчен бер яшәү минимумы күләмендә айлык түләү (11852 сум) билгеләнә. Универсаль пособие 17 яшькә кадәрге балалары булган кешеләргә билгеләнә, ул 17 яшькә җиткәнче 12 айга билгеләнә.

"Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук 50-75-100% дәрәҗә каралган, әмма пособие күләме эшкә яраклы халык өчен төбәк яшәү минимумыннан исәпләнә", – дип аңлатты Вафин.

Түләүләр бер елга билгеләнгәнгә, бу вакыт узгач, яңа гариза бирергә кирәк.

Ана капиталыннан түләүләр бердәм шартлар, бер гариза буенча, туу тәртибенә карамастан, һәр балага бирелә. Кешенең кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк булса, ихтыяҗны комплекслы бәяләү үткәрелми. Бу очракта түләү күләме аена бер яшәү минимумы булачак.

"Ата-ана теләге буенча универсаль пособиегә күчкән очракта, балаларның туу тәртибенә карамастан, ана (гаилә) капиталыннан түләүләр алырга мөмкин булачак. Бүген алар икенче балага гына бирелә", - дип ассызыклады РПФның ТР буенча бүлеге җитәкчесе.

 


"Татар-информ" МА материаллары буенча