Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты

26.10.2022

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Төркмәнстан Татарстан өчен стратегик партнер булып тора. Сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр яхшы үсә. Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлек итүче Татарстанның әйдәп баручы компанияләре - КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолет заводы. 

Әңгәмә барышында ике яклы элемтәләрне алга таба ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алыштылар: продукция белән тәэмин итү, нефть чыгару, газ транспортлау, фармацевтика һәм медицина, агросәнәгать комплексы һәм башкалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.