Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәренә килде

02.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмәләкәтенә эш сәфәренә килде.

Манама шәһәренең халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Бәһрәйн Мәмләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Скосырев, әмир гаиләсе әгъзасы Хәмәд бен Ибраһим Әл Хәлифә, Фейсал Бен Рәшит Бен Иса Әл Хәлифә, шулай ук Ислам эшләре буенча югары совет рәисе шәех Габдеррахман бен Мөхәммәд бен Рәшит Әл Хәлифә каршы алды.

Иртәгә иртән Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ягы чакыруы буенча «Диннәр арасында диалог әһәмияте» форумында катнашачак һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе сыйфатында халыкара мәйданчыкта чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының Бәһрәйн җитәкчелеге вәкилләре һәм форумда катнашучылар белән очрашулары планлаштырылган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.