Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.
Очрашуда сүз транспорт тармагын, шул исәптән суднолар төзелешен үстерү турында барды. Елга транспорты торышы, пассажирлар йөртү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Очрашуда шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе вәкилләре җитештерелә торган продукция линейкасы турында кыскача мәгълүмат бирделәр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаковка Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.