Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Манамага эш сәфәре кысаларында Бәһрәйн Премьер-министры, варис принцы Сәлмән бен Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән очрашты.
Әңгәмә вакытында яклар хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр турында сөйләштеләр.
Варис принц Татарстан Президентын Бәһрәйндә сәламләвенә шат булуын әйтте һәм визит ике як мөнәсәбәтләре үсеше өчен файдалы булыр дип өметен белдерде.
«Бер-беребезне яхшырак аңларга һәм мөселман илләре белән бизнес алып барырга безгә уртак дин, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр ярдәм итә. Без ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек итәбез», - дип билгеләп үтте республика Президенты.