Татарстан Республикасы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге һәм ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды

01.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Александр Шохинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды. Татарстан Республикасының бу дәүләт бүләге республика белән башка дәүләтләр, Россия Федерациясе субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлек өчен тапшырыла.

Үз чиратында Александр Шохин Рөстәм Миңнехановка Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең ведомство бүләген – казанышлар өчен медальне тапшырды. Медаль илебез сәнәгатен һәм эшкуарлыгын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә керткән өлеш өчен тапшырыла.

Моннан тыш, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе җитәкчесе Александр Лаврентьевка да казанышлар өчен медаль тапшырды.

Бүгенге очрашуның төп максаты - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге» эш бирүчеләрнең гомумроссия берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүен имзалау. 

Документ түбәндәге юнәлешләр буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота: Татарстан Республикасының инвестицион климатын яхшыртуга ярдәм итү, әлеге өлкәдә иң яхшы региональ тәҗрибәләрне гамәлгә кертү; әһәмиятле инвестицион проектларны, Татарстан Республикасы территориясен комплекслы үстерү һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади проектларын башлау һәм алга этәрү; 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру һәм башкалар.

Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе) җитәкчесе Александр Лаврентьев кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы материаллары кулланылды