Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов «Дуслык уеннары» су спорт төрләре буенча халыкара ярышларда булдылар

25.11.2022

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш визиты кысаларында «Дуслык уеннары»ның икенче этабы - Су спорт төрләре буенча халыкара ярышларның финалында булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Дмитрий Чернышенко спортчылар белән аралашты һәм хатын – кызлар арасында ирекле стильдә 400 метрга йөзүдә һәм ир-атлар арасында 200 метрга аркада йөзүдә алты җиңүчене бүләкләде. Барлыгы 84 комплект медаль уйнатылды.

«Бүген бездә «Дуслык уеннары» халыкара турнирының икенче этабы тәмамланды. Ярышлар бик матур барды. Спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ике этап кысаларында берничә дөнья һәм Европа рекордлары ирешелде. Алда безне тагын өченче этап көтә. Анда 30 илдән 1100дән артык спортчы катнашачак. Атлетлар шулай ук яңа рекордлар куяр дип өметләнәбез», - диде Дмитрий Чернышенко.

Исегезгә төшерәбез, ярышларның өченче этабы 2022 елның 8-12 декабрендә узачак.

«Дуслык уеннары»ның популярлашуын күзәтү рәхәт. Татарстан башкаласы - Казан берничә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, шул исәптән су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру урынына әверелде. Безнең заманча спорт инфраструктурабыз бар, ә Су спорт төрләре сарае - илдәге иң зур ябык су спорт корылмасы. Яңа спорт күрсәткечләрен көтәбез!» - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, турнирның икенче этабында 22 илдән 1 146 спортчы катнашты, шул исәптән Россия йөзү йолдызлары – ике тапкыр Ллимпия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Евгений Рылов, Токиодагы Олимпия Уеннарның көмеш һәм бронза призеры Климент Колесников, дөнья һәм Европа чемпионы Мария Каменева, эстафетада Олимпия уеннарының көмеш призерлары Иван Гирев, Михаил Вековищев, Михаил Довгалюк, Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарының бронза призеры Антон Чупков, Европа чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Евгения Чикунова һәм Арина Суркова.

Белешмә өчен:

"Дуслык уеннары» - Казанда 2022 елның июленнән декабренә кадәр уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар. «Дуслык уеннары»ның «Мир» I этабы 19 июльдән 3 августка кадәр уңышлы узды. Анда 16 илдән 984 спортчы һәм 237 команда вәкиле чыгыш ясады, 376 комплект медаль уйнатылды.

Ярышларның II этабы 10 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.