Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белән очрашты

25.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда төбәкне цифрлаштыру, аның фәнни-технологик үсеше, шулай ук «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дмитрий Чернышенко Татарстанга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән бергә Иннополис университетының яңа тулай торакларын төзү барышын бәяләделәр, ИТ югары уку йортының 10 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар, шулай ук Digital Innopolis Days 2022 форумының пленар утырышында чыгыш ясадылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.