Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасына бер көнлек эш сәфәрендә булды.
Абхазия Президенты Аслан Бжания белән бергә алар республиканың берничә районындагы объектларны карадылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Аслан Бжания туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, аерым алганда, балалар өчен ял оештыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.