Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хәрби комиссариаты бинасын карады.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Биектау районында эш сәфәрендә.
Биектау районы хәрби комиссариаты 1973 елда төзелгән административ бинада урнашкан, шулай ук 1982 елда төзелгән хәрби хезмәткә чакыру пункты бинасы да бар.
Объектта быелның июнь аенда башланган капиталь ремонт ясалган.
Капремонт кысаларында түбәне ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алмаштыру, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итүнең инженер челтәрләрен ремонтлау, эчке бизәү, җиһазларны һәм җайланмаларны алмаштыру кебек эшләр башкарылган.
Бүген Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде, хәрби комиссариат биналарын карады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда быел хәрби комиссариатлар биналарын капиталь ремонтлау турында карар кабул ителде. Бу максатларга республика бюджетыннан 285,4 млн сумга якын акча каралган.