Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2023 елда эш схемаларын килештерү тәмамланды. Килешүне тәмамлау вакыты – 30 ноябрь, әмма кайбер муниципаль районнар үз вакытында үтәмәгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова («Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды) хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Арина Петрова муниципаль район башлыкларының игътибарын «Безнең ишегалды» программасы буенча тышкы яктырту өлешендә (бары тик 57% ы гына заказчыга тапшырылган), юл эшләре буенча (76% ы тапшырылган) башкарылган эшләр буенча документлар тапшырылмавына юнәлтте. Шул ук вакытта ул ишегалларында урнаштырылган җиһазларны тапшыру эшләрен башкару турындагы документларны тапшыру буенча яхшы эш башкарылуын билгеләп үтте (97%).
2023 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр схемаларын килештерүгә килгәндә, билгеләнгән вакытка туры килмәгән муниципаль районнар арасында Түбән Кама һәм Бөгелмә районнары бар.
«Безнең ишегалды» программасы кураторы шулай ук муниципаль районнар киселешендә шунда яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер алышу мәсьәләләре буенча мәгълүматлар тәкъдим итте.