Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты.
Яклар республиканың сәнәгать секторын үстерү, импортны алыштыру өлкәсендә перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Машина төзелеше форумы кырларында «Казан Экспо»да узды.