Рөстәм Миңнехановка 2050 елга кадәр Габдулла Тукай ис. «Казан» халыкара аэропортын үстерү буенча яңа мастер-план тәкъдим ителде.

08.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Казан» халыкара аэропорты" АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Директорлар советы әгъзаларына 2050 елга кадәр Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортын үстерү буенча яңа мастер-план тәкъдим ителде.

Алдагы мастер-план 2009 елда кабул ителгән иде (2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында). Ул яңа терминалны төзү (1А терминалы), гамәлдәге терминалны (1 терминал) һәм яссылык корылмаларын (очып төшү полосасы, перроннар һәм руль юлларын) торгызуны күздә тотты. Документ 10 елга исәпләнгән һәм анда аэропортта пассажирлар  йөртү күләмен 2,5 млн. пассажирга кадәр арттыру каралган иде. Планның барлык этаплары һәм чаралары уңышлы тормышка ашырылды. Моннан тыш, пассажирлар агымы күрсәтелгән чик бусагасын 2017 елда ук узып киткән. Хәзерге вакытта предприятие елына 4 миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәтә.

Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук «Казан» халыкара аэропорты алдында стратегик максат торуын исәпкә алып, Идел буе федераль округын Якын Көнчыгыш, БДБ һәм Европа белән бәйләүче төп төбәк транспорт үзәге булу аэропортны үстерүнең яңа комплекслы планын эшләүгә керешү турында карар кабул ителде.

Стратегик документ әзерләгәндә берничә бурыч үтәлде. Шулай итеп, предприятиенең агымдагы торышына, финанс һәм җитештерү күрсәткечләренә анализ ясалды, пассажирлар агымының фараз графигын өч сценарийда әзерләүне дә кертеп; авиация (пассажирлар йөртү һәм йөк ташу) йөк ташулар секторы үсешенә йогынты ясый торган макроикътисадый һәм социаль күрсәткечләр аналитикасы эшләнде; яңа инфраструктура объектларын төзү өчен зоналарны һәм җирләрне резервлауны үз эченә алган һава портының инфраструктура үсеше планы эшләнде; Аэротрополис концепциясе кысаларында «Казан» халыкара аэропортын һәм «Казань Экспо» ХКҮен интеграцияләү буенча сценарийлар формалаштырылды; бизнес-планлаштыру һәм финанс-икътисадый модельләштерү башкарылды; пассажир терминалларын этаплап төзү һәм реконструкцияләү концепцияләре әзерләнде.

Яңа мастер-план предприятиене үстерүнең 3 этабын күздә тота: 2030, 2040 һәм 2050 елларга кадәр.

Документ кысаларында яңа терминаллар (пассажир һәм почта-йөк), техник хезмәт күрсәтү ангары, пассажир перронын киңәйтү һәм юлдаш инфраструктураны яңарту планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.