Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров: Бездә ЮНЕСКОның өч һәйкәле бар, әмма моның белән генә тукталып калмаячакбыз

08.12.2022

Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ябылды.

Форумның пленар утырышында тематик секцияләр эшенә йомгак ясалды, йомгаклау декларациясе кабул ителде. Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров мөрәҗәгать итте.

Ул мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм файдалану, халыкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендә зур эшләрдә катнашкан һәм катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерде.

Шамил Гаффаров Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге чараларны уздыру буенча бай тәҗрибәсе барлыгын искәртте. Мисал итеп ул Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруны китерде.

«Бу чара - Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум - безнең өчен аеруча кыйммәтле булды, чөнки без киләчәк буыннарга тапшырылачак мәдәни мирас белән шөгыльләндек, - дип ассызыклады ул. – Без бу чараны Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелүен бик нык көттек һәм моның өчен бик зур рәхмәт».

Шамил Гаффаров шулай ук форумны үткәрү көннәрендә Татарстанда Россия һәм чит ил белгечләре, дөньяның 56 иленнән фәнни хезмәткәрләр булуын билгеләп үтте. »Конференциядә катнашучылар эштә берләштеләр, төрле мәсьәләлр күтәрделәр, - диде ул. – Бу зур җиңү: алар бездә кунакта булдылар, шундый мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Без Татарстан һәм Россия Федерациясенең мәдәни мирасы ышанычлы кулларда дип ианабыз. Безнең өчен бу бик мөһим», - дип белдерде Шамил Гаффаров.

ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Татарстанның бу юнәлештә зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. »Бездә ЮНЕСКОның өч һәйкәле бар, һәм без моның белән горурланабыз, - диде ул. - Тик моның белән генә тукталып калмаячакбыз. Татарстан көче - безнең киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин мирасыбыз булуы. Бу юнәлештә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев зур эш башкарды».

Шамил Гаффаров ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирасны саклауга да зур әһәмият бирә.

Шамил Гаффаров төбәкнең тарихи объектларны ЮНЕСКОның бәяләп бетергесез мирасына кертү эшен дәвам итәчәгенә ышандырды.

«Әгәр дә сез безгә эш буенча гына килмәсәгез, якыннарыгыз, дусларыгыз белән килсәгез, биредә күңел тынычлыгы тапсагыз, чара уңышлы узды дип саныйбыз. Бүген булган уңышларыбыз өчен рәхмәт», - диде ул чыгышының ахырында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.