Машина төзелеше - традицион рәвештә безнең төп тармакларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо»да Татарстан машина төзелеш форумының пленар сессиясендә хәбәр итте. Катнашучылар фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын үстерү, үз технологияләрен һәм инфраструктурасын булдыру, импортны алмаштыру кысаларында бурычларны хәл итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада якынча 3,5 мең машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 120 мең кеше хезмәт итә. Тышкы сәүдәне чикләү, логистик чылбырларны бозуга һәм башка көнбатыш санкцияләренә бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан уңай динамиканы саклап кала алды. Әйтик, быелның 10 ае нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә сәнәгый җитештерү индексы узган елгы күрсәткечләрдән алда бара, машина төзелеше предприятиеләре продукциясенең планлаштырылган күләме - 800 млрд сум.
«Махсус хәрби операция оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре алдына яңа бурычлар куя. Кыска вакыт эчендә гаскәрләргә заманча кораллар һәм техника китереп торырга кирәк. Бүген оборона-сәнәгать комплексының республика предприятиеләре әлеге мөһим бурычны хәл итүдә катнаша һәм дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул шулай ук технологик суверенитетны тәэмин итү, импортны алмаштыру, яңа мәгълүмат технологияләрен кертү, җитештерүне киләчәктә автоматлаштыру мөһимлеген билгеләп үтте. «Яңа логистик чылбырлар формалаштыру һәм технологияләр алмашу өчен Беларусь Республикасы, Казахстан, Төркия һәм башка илләрдәге традицион партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты эре чит ил компанияләре китү белән Россия базарында үзебезнең машина төзелеше өчен яңа перспективалар ача торган урыннар азат ителүенә игътибарны юнәлтте. Республика предприятиеләренең кайберләре базар өчен кирәкле продукция җитештерүгә кереште инде. Әйтик, «КАМАЗ» югары локализацияле автомобильләр җитештерүне киңәйтә һәм киләсе елда К5 гаиләсенең машиналарын җитештерүне яңадан эшләтеп җибәрергә әзерли. «Соллерс» компаниясе җиңел коммерциячел автомобильләр җитештерү буенча яңа проектны гамәлгә ашыра башлады, аларны сату б елның декабрендә үк башланачак, ә тулы цикл технологиясе буенча җитештерү 2023 елда башланачак. «Алабуга автомобиль заводы» заманча грейдерлар һәм бульдозерлар җитештерүне үзләштерде, илебез атокомпонентларын куллануны арттырды. Авиатөзелеш өлкәсендә Ту-214 граждан пассажир самолетларын серияле җитештерүгә кую өлешендә бурычларны үтәүгә керештеләр. «Казан вертолетлар заводында «Ми» һәм «Ансат» вертолетларында төп комплектлаучыларны импортка алмаштыру буенча актив эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика традицион рәвештә илнең фәнни-технологик үсешенә зур өлеш кертә. Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы оешмалары «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының барлык төп чараларын тормышка ашыруга җәлеп ителгән. Яшьләр фәнни лабораторияләре челтәре формалашкан, приборлар базасы яңартыла һәм фәннең кадрлар потенциалын яңарту бара. Республиканың биш югары уку йорты «Приоритет 2030» программасына керде. Моннан тыш, Татарстанның өч университеты алдынгы инженер мәктәпләрен сайлап алу буенча бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.
«Без ил сәнәгате ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен заманча инженер компетенцияле белгечләр әзерләүне дәвам итәргә һәм фән белән сәнәгать арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштырырга тиеш», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ДНР Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин хәбәр иткәнчә, Донбасс һәрвакыт көчле сәнәгать потенциалы булган төбәк иде. «Тау эшләре һәм металлургия тармаклары белән беррәттән, бездә һәрвакыт машина төзелеше актив үсеш алды. Бүген без җитештерүне торгызуга омтылабыз. Тармак 72 сәнәгать предприятиесеннән гыйбарәт. Хәзер без Россия Федерациясе субъекты булгач, республиканың машина төзелеше тармагы өчен үз потенциалын гамәлгә ашыруда зур мөмкинлекләр ачыла», - дип Денис Пушилин, Татарстан белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт ассызыклаганча, санкцияләр шартларында әлеге форум аерым әһәмияткә ия. «Безгә бөтен яктан да басым ясыйлар, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүне ябалар. Ләкин, без бу фонда үз җитештерүләрен һәм технологияләрен үстерүче предприятияләр барлыгын күрәбез. Ә импортны алмаштыру - Россиянең сәнәгать сәясәте нигезләренең берсе һәм безнең социаль-икътисадый үсешебезнең мәҗбүри шарты», - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университеты ректоры Андрей Рудскийга «Дуслык» орденын тапшырды. Бүләк мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен бирелде.