Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рәстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаша.
Коллегия Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә уза.
Төп тема - 2023 елда социаль-икътисадый тотрыклылык һәм төбәк икътисады үсеше.
Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза. Утырышның онлайн трансляциясе оештырылган (Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында).
Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар махсус күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.
Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев (видеоконференцэлемтә буенча) мөрәҗәгать итте.
Төп нотык белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясый. Ул узган елның төп икътисадый күрсәткечләре турында искәртте - җыелма төбәк продукты (ҖРП) – 3,865 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) - 106,6%. Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны сәнәгать били.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Р Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша.