Рөстәм Миңнеханов IDEX-2023тә Төркия павильонында булды

20.02.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия ягы чакыруы буенча Төркия Республикасының IDEX-2023тәге павильонында (БГӘ) булды. Экспозициядә төрле авиация эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Очрашуда Төркия ягы Казан вертолетлар заводы белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләрен республиканың сәнәгать потенциалы белән танышу өчен Kazan Forumга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.