2023 ел уңышы өчен көзге культуралар 472 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан көзге бодай – 378 мең га, көзге арыш – 89 мең га. Шул ук вакытта көзге культураларның 40%ы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.
Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы тарафыннан көзге игеннәрнең торышына атна саен мониторинг үткәрелә һәм 96%ы яхшы (73% һәм канәгатьләнерлек ( 23%) дип бәяләнә.
Бүген республика буенча язгы бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 125% тәшкил итә. Шул ук вакытта республика хуҗалыклары техник культуралар (көнбагыш, шикәр чөгендере) һәм кукуруз буенча импорттан кергән орлыкларга бәйле. Тулаем республика буенча 24% чит ил кукуруз гибридлары, 99% шикәр чөгендере һәм 72% көнбагыш чәчелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы читтән кертелә торган орлыкларның контракт буенча атналык мониторингын алып бара. Министр инвесторларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә сатып алынган орлыклар белән тәэмин итү контрактларының актуальлеген тикшерергә дип мөрәҗәгать итте.
Быелга иң мөһим бурычларның берсе - чит ил сортларын һәм гибридларын сайлау. 2024 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы чит илдән кертелүче көнбагыш, шикәр чөгендере, кукуруз, рапс һәм бәрәңге орлыкларын кертүгә квоталар урнаштырырга планлаштыра.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген төп мәсьәлә - техниканы кыр эшләренә әзерләү. Республика буенча 10 февральгә тракторларның 82%ы ремонтланган. Югары Ослан, Ютазы, Лениногорск, Әлки, Буа районнары авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә тракторлар әзерләүнең түбән темплары билгеләнә.
Чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге 91% тәшкил итә. Югары Ослан, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Питрәч районнары хуҗалыклары графиклардан калыша.
Республикада 3,2 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган, бу кирәкле күләмнәрнең 61%ын тәшкил итә. Питрәч, Әгерҗе, Ютазы, Лаеш, Югары Ослан һәм башка районнарда запас частьләр сатып алу темплары түбән.
Марат Җәббаров хуҗалык җитәкчеләрен һәм агрохолдингларны запас частьләр китерүчеләр белән тыгыз элемтәдә торуларын сорады, төп дилерларның запчастьләре күләме шактый зур. Ел саен бәяләр 15-20%ка кадәр күтәрелү тенденциясе бар, шуңа күрә запчастьләрне алдан сатып алу яхшырак.
1 февральдән 14 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре техниканың әзерлеген мониторинглау өчен Әлки, Алексеевск, Әгерҗе, Алабуга районнарына барганнар. Министр хәбәр иткәнчә, тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы 1 апрельгә әзер булырга тиеш. Якынча 3-7 апрельдә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләячәк комиссия планлаштырыла.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы берәмлекләренең машина-трактор паркын актив яңартулары турында хәбәр итте. 2022 елда 3116 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән 404 трактор, 141 ашлык җыю һәм 38 терлек азыгы җыю комбайны, 23 үзйөрешле сиптергеч һәм 12,3 млрд сумлык 2510 берәмлек тагылма техника һәм җайланмалар. Бу энергия белән тәэмин ителешне 100 гектарга 177 ат көченә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән
Агымдагы 2023 ел шулай ук яхшы гына старт алган: республикада 1 млрд сумнан артык 200 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән 46 трактор һәм 16 комбайн.
Шул ук вакытта техник модернизацияләүгә республика бюджетыннан ярдәм күләме 2022 ел дәрәҗәсендә сакланган. Техника сатып алуга тотылган чыгымнардан тыш 30% күләмендә субсидия каралган. Үзйөрешле сиптергечләрне сатып алу 50х50 схемасы буенча субсидияләнә.
«Техмодернизация» маддәсе буенча гаризалар сайлап алу башланган инде. Беренче этапта 2020-2021 елларны сатып алу килешүләрен караячаклар. Документларның кирәкле исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Марат Җәббаров искәрткәнчә, 28 февральгә кадәр «Иртә броньлау» Росагролизинг акциясе озайтылган, ул техниканы билгеле бәяләр буенча броньларга мөмкинлек бирә.
«Гадәттәгечә, апрель урталарында республика хуҗалыклары күпләп язгы кыр эшләренә керешә. Ел саен кыр эшләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора, - диде Марат Җәббаров. - Кайбер районнар актив рәвештә кадрларны яңадан әзерләү белән шөгыльләнә: Актаныш, Азнакай, Зәй, Мөслим, Кукмара, Сарман районнары ел саен техникум һәм көллият базасында механизаторлар өчен яңадан әзерләү курслары үткәрәләр».
«Кыр эшләре чорында кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәлә булып кала», - дип искәртте министр. Ул хуҗалык җитәкчеләреннән кыр эшләре өчен техниканы механизаторлар белән тәэмин итүләрен, шулай ук кыр эшләренә хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча башка тармаклар белән хезмәттәшлек итүләрен сорады.
Соңыннан министр дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. 2023 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме өчен 13,2 млрд. сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан финанслана торган чаралар буенча - 4,6 млрд. сум, ТР бюджетыннан алынган чаралар буенча – 8,6 млрд. сум.
Бу акчаларның беренче кварталында алучыларга 5,2 млрд. сум, ягъни еллык күләмнең 40%ын җиткерү планлаштырыла. Шуларның 2,8 млрд. сумы – федераль бюджеттан финанслана торган чаралар буенча, ТР бюджетыннан - 2,4 млрд. сумы.
Хәзерге вакытта гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар, «Агростартап», бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүгә субсидияләр, минераль ашламалар алуга, техникага һәм җайланмаларга грантлар сайлап алына.
Чәчү кампаниясе башланганчы алучыларга барлыгы 6,2 млрд. сумнан артык, ягъни еллык акчаларның 47,5 %ын җиткерү планлаштырыла.