Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында түбәндәге объектлар буенча эшләр алып барыла: Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше («Чиста су» федераль программасы), эшләр - 75%ка, Чаллыда ике юл («Торак» федераль программасы), Магистраль урамында эшләр - 42%ка, әйләнеч юл буенча 53,5%ка башкарылган.
«Экология» илкүләм проекты буенча 4 объектта эшләр дәвам итә. Бу: Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеш - 55,3%) һәм Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (49%), шулай ук Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау (6%), Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (58,5%).
«Мәдәният» илкүләм проекты тарафыннан Буа мәдәният йортын реконструкцияләү каралган. Бүгенге көндә подрядчылар планлаштырган эш күләменең 65%ын үзләштерелгән.
«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда ике балалар бакчасы төзелә. «Күчкән» балалар бакчасының әзерлеге 37% дип бәяләнә. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешендә төзелеш-монтаж эшләрен башкару 1,7% тәшкил итә.
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән контрактлар кысаларында түбәндәге объектларны төзү дәвам итә. Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә (үтәлеш - 71%). Казанда Сибгат Хәким урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешендә башкарылган эшләр күләме 46%ка җиткән.
Тагын бер белем бирү учреждениесе «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә - бу 240/120 урынга исәпләнгән Мамадыш шәһәрендәге мәктәп-бакча (үтәлеш - 80,5%).
Бу атнада мәгариф учреждениеләренә кагылышлы 2 дәүләт программасы буенча контрактлар төзелгән. Бу - «Мәгарифне үстерү» программасы, аның кысаларында 31нче мәктәп төзекләндереләчәк. Подрядчылар 15 объектта эшли башладылар.
«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын капиталь ремонтлау эшләре башланган. Үтәлеш 25% тәшкил итә.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы штп янында Куйбышев сусаклагычын ярларын ныгыту дәвам итә (үтәлеш - 73%).
Яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча республика программалары линиясе буенча үтәлеш 20% тәшкил итә. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау эшләре 8%ка башкарылган.
Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча конкурс процедуралары төгәлләнгән: 9 объектның 5сендә, шул ук вакытта 3 объектта эшләр башланган.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы буенча пландагы эш күләменең 7%ы башкарылган, җирлекләрнең башкарма комитетлары биналары - 3%. Эшләр Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Баулы, Зәй һәм Мөслим районнарында 7 объектта башланган.
Балаларны савыктыру лагерьларын төзүдә эшләр күләме 9%ка үтәлгән. 6 объектның икесендә - Тукай һәм Ютазы районнарында эшләр бара.
Бу атнада сәламәтлек саклау объектларын төзүгә контрактлар төзелгән - бу 22 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП). Подрядчылар нигез салу эшләрен башлап җибәргәннәр. Эшләр 19 объектта башланган.
Алексей Фролов шулай ук күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. 2023 елда гомуми мәйданы 4 млн. 360 мең кв. метр булган 716 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Бүгенгә торглар 677 күп фатирлы йорт буенча узган.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа кысаларында 600 ятим бала, 78 яшь гаилә өй туйларын билгеләп үтәргә тиеш. 2022 елның декабрендә Россия Төзелеш министрлыгы белән Татарстан арасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында килешү төзелгән. Бүгенге көндә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы барлык муниципалитетлар белән «Электрон бюджет» системасында килешүләр төзегән.
Февральдә яшь гаиләләргә таныклыклар тапшыру бара, апрельдә районнарга каралган акчаларның лимитларын җиткерү планлаштырыла, бу: 5 һәм аннан да күбрәк балалы 33 гаилә.
16 февральгә күп балалы гаиләләр тарафыннан гомуми мәйданы 685,4 кв.м булган торак урыннары алу өчен 9 сертификат рәсмиләштерелгән һәм 6 граждан - мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан.