Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге - илнең суверенитетына нигез булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «ТатАгроЭкспо 2023» АСК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә бөтен Россиядән 350дән артык компания катнаша. Экспозициядә терлекчелек һәм игечелекне нәтиҗәле үстерү өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм чимал, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча төрле технологияләр тәкъдим ителгән.
Республика агросәнәгать комплексының эш йомгаклары турында хисап нотыгы белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда республика игенчеләре тарафыннан 5,2 млн тонна икмәк җыеп алынган. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрдән лаеклы уңыш үстерелгән. Татарстан тарихында беренче тапкыр 2 млн. тоннадан артык сөт савылган. Ил төбәкләре арасында республика сөт җитештерү буенча беренче урында тора.
Авыл хуҗалыгының тулай продукциясенең бәясе 334,1 млрд сум тәшкил иткән, җитештерү индексы - 126%. Җитештерү күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык төбәкләре арасында бишенче урында.
Азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре шулай ук уңай динамика күрсәткәннәр, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урын. Җитештерү индексы - 103,8%, 292,3 млрд сумлык продукция төяп җибәрелгән.
Продукцияне экспортлау күләме 11% ка арткан, абсолют чагылышта 445 млн доллар тәшкил итә. «Хәләл» юнәлеш уңышлы үсә: экспорт күләме 33%ка арткан һәм 6,5 млн доллар тәшкил итә.
Узган ел агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 36,2 млрд. сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика шулай ук ил субъектлары арасында лидерлар рәтендә. Тармакны һәм авыл территорияләрен үстерүгә 18,3 млрд сум бүлеп бирелгән.
Агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген финанс йомгаклары раслый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча акчалата керем 20%ка арткан. Табыш 5 миллиард сумга арткан. Табышлы хуҗалыклар өлеше 6%ка арткан.
Кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 79%тан 96%ка кадәр. Зоотехникларга, агрономнарга һәм ветеринария табибларына ихтыяҗ аеруча зур.
Агросәнәгать комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 129 объектта 613,9 млн сумлык эшләр башкарылган, шул исәптән 73 иҗтимагый инфраструктура объекты һәм 56 агросәнәгать комплексы объекты. Быелга финанслау 839,9 млн сум тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә аларның көче белән 500 тонна гуманитар йөк формалаштырылган һәм тапшырылган. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр АСК Ветераннар советы белән берлектә аерым махсус батальоннар өчен кирәкле ярдәм формалаштырганнар. «Безнең җиңүгә тиз арада ирешүебезгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләренә.
Татарстан Рәисенең сүзләренә караганда, бүгенге көндә төп бурыч - язгы кыр эшләрен вакытында һәм уңышлы оештыру. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын әзерләүне тәмамлау мөһим. Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру үсешенә аерым игътибар бирде. Республикада бу өлкәдә мисаллар бар инде. «АгроМастер» тракторлар җитештерүне үзләштерде, «ТехноАрск» торба җиһазлары җитештерүне үзләштерде, «Казаньсельмаш» үз җитештерүен киңәйтү өчен яңа мәйданнарны гамәлгә кертә. «Без сәнәгать республикасы һәм безгә авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерү буенча эшне оештырырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Югары техник культуралар орлыклары буенча импорт бәйлелеге кала. ТР Рәисе үз җитештерү үзәкләрен үстерергә чакырды.
Мөһим бурыч - җирләрнең уңдырышлылыгын тагын да яхшырту. Республикада ашламалар кертүне гектарга 52 килограммнан 75 килограммга кадәр арттыруга ирешелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – тәвәкәллек таләп итә торган игенчелек зонасы. Шуңа күрә уңышсызлыктан иминиятләштерү мөһим. «Бүген чәчүлекләрнең 10%ы гына иминләштерелгән. Мондый хәл безне канәгатьләндерә алмый», - диде ул.
Халыкны яшелчә продукциясе белән гарантияле тәэмин итү өчен сугарулы җирләрнең барлык потенциалын кулланырга кирәк, дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Һәр гектар 100 процентка кулланылырга тиеш. «Әлбәттә, җитештерү бер нәрсә булса, саклап калу бөтенләй башка. Без яшелчә саклагычларын төзү бәясенең 30%ын субсидияләү турында карар кабул иттек. Бу җитди ярдәм чарасы», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан нефтьчеләренә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан - терлекчелек төбәге. Логистиканың хәзерге проблемаларын исәпкә алып, безгә үзебезнең ашлыкны терлекчелек аша үткәрергә кирәк. Сөт җитештерү буенча рекордлы казанышларыбызда безнең лидерларыбызның өлеше зур: Кукмара районында тәүлегенә 400 тоннадан артып китә, Саба, Әтнә һәм Балтач районнарында - 300 тоннадан артык», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисенең сүзләренә караганда, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел саен нәселле терлек сатып алудан һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзелешенә кадәр ярдәм күрсәтелә. Ләкин, барлык районнар да боларны кулланмыйлар. Әйтик, узган ел Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында нәселле терлекләрнең бер башы да сатып алынмаган. Чүпрәле, Зеленодольск, Сарман, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер генә эре инвестицион проект та тормышка ашырылмый.
Кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимү һәм фермаларның ябылуы күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов башлыкларга мөрәҗәгать итеп, терлекчелек фермаларының авыл кешеләренең төп эш урыны булуын искәртте: «Терлекләр санын кыскартып, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз».
Ул терлекчелекнең үсеш дәрәҗәсе авыл халкының хезмәт хакларында чагыла, диде. Моннан тыш, терлекчелек белән шөгыльләнүче районнарда халык санын саклау буенча да сораулар бар. «Хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе дә тармакка яшь кадрларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирми. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында яшьләр өлеше 10%тан кимрәк. Узган ел авылда 61 чыгарылыш сыйныф укучысы гына калган. Шул ук вакытта без ел саен агросәнәгать комплексы өчен 2 меңгә якын белгеч әзерлибез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына предприятиеләр белән берлектә яшь кадрларны авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен стимуллаштыру чараларын яңадан карарга кирәк», - дип белдерде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов авылда эшлекле активлыкны арттыру эшен дәвам итәргә кушты, аерым алганда, фермерларга грант ярдәме кысаларында. Әлегә районнарда хәл төрлечә. Әйтик, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Питрәч, Чирмешән һәм Ютазы районнарында узган ел бер генә грант алучы да булмаган.
ЛПХ үсеше өчен кооперативлар мөһим. Бу максатларда 2021 елдан мини-сөт парклары территориясендә фермалар төзү программасы тормышка ашырыла. Программа мини-фермалар төзелешенә субсидия бирә һәм җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләләрен хәл итә. Шул ук вакытта узган елда һәм быел да әлеге механизмнан Кукмара районы кооперативлары гына файдаланган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ветеринария иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды. Узган ел Африка дуңгыз чумасының 11 учагы ачыкланган. «Ветеринария хезмәтенә, Россельхознадзор, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм районнар белән берлектә, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздырган өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде. 2022 елда алар 22 тапкыр оештырылган. Быел ярминкәләр 18 мартта эшли башлаячак.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.