Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Август» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Казан Экспо»дагы йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Очрашуда Татарстанда «Август» компанияләр төркеменең агымдагы проектлары турында фикер алыштылар, алар арасында «Август-Алабуга» заводы, төзелеп килүче «Зөя-ашлык продукты» элеватор комплексы һәм сөт комплекслары.
«Август» АҖ - үсемлекләрне саклауның химик чаралары җитештерү буенча Россиянең иң эре компаниясе. 1990 елда нигезләнгән. Компания шулай ук игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә үз проектларын үстерә.