Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Maharani EnergyGateway (Малайзия) компаниясенең Башкарма рәисе Допинг А Мәлик бин Динг А Рахман белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Maharani Energy Gateway - нефть продуктларын җир өстендә саклау, суднолар арасында операцияләр, бункерлау, суднолар төзү, суднолар ремонтлау һәм башка диңгез хезмәтләре өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итүче энергия компаниясе. Нефть продуктларын ташу буенча компания күрсәткән хезмәтләр барлык халыкара стандартларга туры килә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Малайзия элемтәләре даими нигездә саклана. Малайзия - Россия Федерациясенең ышанычлы сәүдә партнеры.
«Без илләребез җитәкчелегенә регионара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга игътибар бирүләре өчен рәхмәтлебез. Үз дәрәҗәсендә Татарстан эшлекле элемтәләр үсешенә ярдәм итәргә әзер», - дип ассызыклады Рәис.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ислам дөньясы һәм ИХО илләре белән актив хезмәттәшлек итә. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме юнәлеше буенча зур эш алып барыла. Быел төркемнең бер утырышын Малайзиядә уздыру планлаштырыла.
«Сез эре энергия компаниясен җитәклисез. Ышанам ки, бу юнәлеш буенча сезнең белән хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.