Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин өстәл теннисы буенча XXI бөтенроссия шәхси-команда ярышларын ачуда катнаштылар

18.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты. Ярышларда Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин кунак булды.

Исегезгә төшерәбез, турнир Татарстанның Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы штб) уза.

Ярышлар башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин һәм башка рәсми затлар Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Кунаклар сыйныфларны, спорт залын һәм актлар залын, ашханәне, җиһазландырылган информатика кабинетын карадылар, шулай ук уку йортының расписаниесе белән таныштылар. Бу гомуми белем бирү мәктәбе 2022 елда ачылган. Бүген анда 300гә якын укучы белем ала (гомумән алганда 500 укучыга исәпләнгән). Тикшерү барышында аңлатмаларны мәктәп директоры Данис Яруллин биреп барды.

Аннары «Саба-Арена» универсаль спорт комплексында Өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары ачылды. Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, турнирда елдан-ел күбрәк спортчылар катнашачагын билгеләп үтте. Ул турнирларның Саба районында тагын берничә ел узачагына өмет белдерде һәм балаларга гадел спорт ярышы теләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан өчен Өстәл теннисы буенча бөтенроссия турнирын кабул итү зур ихтирам дип белдерде. Ул ярышларда Россия төбәкләреннән һәм Татарстан муниципаль районнарыннан егетләр һәм кызлар катнашуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларга да яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешүләрентеләде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин әйдәп баручы спортчыларга өстәл теннисы буенча спорт мастерларының бүләкләрен һәм таныклыкларын тапшырдылар.

Аннары Игорь Левитин спортчылар белән бергә символик рәвештә беренче партияне уйнатты.

Ярышларны ачуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айделдинов һәм башкалар катнашты.

Саба муниципаль районында булу азагында Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнехано улы Миңнеханов каберенә чәчәкләр салды.

Белешмә өчен:

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе ярышларының рәсми календаре кысаларында РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Н.М. Миңнеханов истәлегенә уза. Турнир «Россиянең спорт мастеры» мактаулы спорт исеме нормативын үтәү өчен квалификация ярышлары, Татарстан Республикасы җыелма командаларына сайлап алу этабы булып тора, шулай ук өстәл теннисын популярлаштыруга, спортчыларның осталыгын арттыруга ярдәм итә.

Турнир Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә үткәрелә. «Саба-арена» универсаль спорт комплексында. Турнирда Россиянең 17 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 31 муниципаль берәмлегеннән 230дан артык спортчы катнаша. Программада - 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк Татарстан Республикасы авыл районнары спортчылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар; Россиянең иң көчле спортчылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар.

Өстәл теннисы - татарстанлыларның иң массакүләм һәм иң яраткан спорт төрләренең берсе. Республикада аның белән 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Ярышлар 2019 елда төзелгән һәм район халкы өчен ачылган заманча спорт комплексында уза.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.