Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар да тоташтырылды.
Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу - быел Татарстан Республикасы Инвестицион советының беренче кара-каршы утырышы. Ул ассызыклаганча, уңайлы инвестицион климат формалаштыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды һәм кала. Республикада инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган инструментларны кулланалар. Бизнес алып бару шартлары үзгәрүгә, санкцияләр басымына карамастан, без республикабызга карата инвестицион активлык һәм кызыксыну күрәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген потенциаль инвесторлар белән даими элемтәдә булу һәм булган барлык мәсьәләләрне хәл итү мөһим.
Көн тәртибе кысаларында берничә проект каралды.
Беренчесе «Транспорт машиналары узеллары һәм механизмнары җитештерүне булдыру» проекты булды. Проектны «Вездеходы «Бурлак» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Уфимцев тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, «Вездеходы Бурлак» ҖЧҖ компаниясенең 2015 елдан бирле универсаль аеруча җиңел үтә торган вездеходлар җитештерү белән шөгыльләнүен хәбәр итте. Бу җайланмалар йөкләр ташудан алып файдалы казылмалар чыгаруга кадәр төрле бурычларны үти. Курган шәһәрендә универсаль шассилар җитештерелә. Бүген компания Алабуга районында производство ачарга тели. Шулай ук «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алу өчен бизнес-план һәм оештыру документлары әзерләнә. Планлаштырылган эш урыннары саны 100.
Рөстәм Миңнеханов «Вездеходы «Бурлак» ҖЧҖ хезмәтләреннән файдаланучы компанияләр белән кызыксынды, шулай ук җыю процессында нинди комплектлаучылар кулланылуын ачыклады.
«Бу машина төзелеше проекты кызыклы, - диде ул. - Мондый эшләнмәләр бүген мөһим».
Киләсе проектны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итте. Ул Тукай муниципаль районы территориясендә «Алабуга» МИЗ ППТ» АҖ логистика комплексын төзү проектын тәкъдим итте. Логистика комплексы үз эченә контейнер тимер юл терминалын һәм склад мәйданнарын алачак дип фаразлана. Проектның максаты Азия-Тыныч океан төбәгенә полимерларны контейнерлаштыру һәм экспортны гамәлгә ашыру.
Бу проект турында Рөстәм Миңнеханов, «Алабуга» МИЗ үсеше - яңа эш урыннары булдыру, димәк, районның алга таба үсеше, дип билгеләп үтте.
Аннары «Коген Казан» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Газиев «Татарстан Республикасы территориясендә логистик узеллар төзү» проектын тәкъдим итте. Компания 2020 елның июненнән эшли. Компания барлык заманча стандартларга һәм таләпләргә туры килгән теләсә нинди архитектура хәл ителешләрен продукция белән тәэмин итә ала. Планлаштырылган эш урыннары саны 32.
Зеленодольск муниципаль районы территориясендә яңа склад корпуслары төзүнең инвестицион проектын «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова тәкъдим итте.
Генераль директор Рәисә Кокоева «Иристон Кама» юл металл конструкцияләре заводы төзелеше» инвестиция проекты турында сөйләде. Проектны Менделеевск 2.0 сәнәгать паркы территориясендә гамәлгә ашыру күздә тотыла. Завод юл киртәләре, җәяүлеләр киртәләре, күпер киртәләре һәм башка металл конструкцияләр чыгарачак. 30лап эш урыны булдыру планлаштырыла.
Киләсе инвестицион проект - Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «Югары Ослан» шәхси сәнәгать паркын булдыру. Проект турында «Казан Экспресс» ҖЧҖ җитәкчесе һәм нигезләүчесе Линар Хөснуллин сөйләде. Резидентларны урнаштыру һәм яңа эш урыннары булдыру өчен җитештерү-склад комплекслары төзү планлаштырыла.
«Мастер Клининг» ҖЧҖ генераль директоры Александр Уткин «Татарстан Республикасы территориясендә «Чиста йомшак инвентарьны арендалау хезмәтләрен күрсәтү буенча җитештерү куәтләрен модернизацияләү» проектын тәкъдим итте. Чиста йомшак инвентарь социаль өлкә учреждениеләренә вакытлыча файдалануга, шул исәптән кунакчыллык объектлары һәм сәнәгать предприятиеләре өчен кер юу хезмәтләре күрсәтүгә бирелә. 280 эш урыны булдыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру урыны «Химград» (Казан) булырга мөмкин. Александр Уткин хәбәр иткәнчә, төбәктә инде Cotton Way структурасы эшли (2013 елдан бирле).
Утырыш ахырында «Буа» сәнәгать паркын үстерү» проекты каралды. «Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шакиров маймычларны инкубацияләү һәм 1 килограммга кадәр форель үстерү, шулай ук төзелеш материаллары җитештерү планлаштырылуы турында сөйләде. 50 эш урыны булдырылачак. Проектны Буа муниципаль районында гамәлгә ашырырга телиләр.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Инвестицион советы әгъзалары бүген сигез проектны карадылар, аларның барысы да хупланды.