Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты

20.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Хезмәттәшлекне ныгыту, эшлекле элемтәләрне үстерү, шул исәптән гуманитар өлкәдәге мәсьәләләр каралды.

Исмәт Эрикан Татарстанның тугандаш халкына 2023 елның февралендә илнең көньяк-көнчыгышында зур җир тетрәүдән зыян күргән Төркия Республикасы халкына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, хәйрия фондлары, дини оешмалар, шулай ук республиканың меңләгән битараф булмаган кешеләре җир тетрәүдән зыян күргәннәргә акча җыюга һәм гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керттеләр.

 «Без сезнең йөрәкләрегезнең безнең белән булуын сиздек», - диде Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

«Безнең бурыч – бу авыр вакытта тугандаш төрек халкына ярдәм итү, без читтә кала алмадык», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның авыр минутларда төрек халкына ярдәм итәргә әзер булуына ышандырды.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, ул көннәрдә бөтен дөньяны, Төркиядәге һәлакәттән тетрәнеп, ярдәм итәргә теләк белән берләштерде. Гуманитар хезмәттәшлек – бүгенге дөньяда төп юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады ул.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.