Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булдылар. Аларны «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озата барды.
Үзәкнең базасында автомобильләрнең, двигательләрнең, махсус техниканың һәм аларның әсбабларының яңа модельләре эшләнә. Фәнни-техник үзәкнең эш стендларында һәм лабораторияләрендә төрле сынаулар үткәрү өчен барлык шартлар да бар.
Валерий Фальков үзәк эше белән танышты һәм махсус полигонда «КАМАЗ» автомобильләренең мөмкинлекләрен бәяләде. Аннары министрга Чаллы автогигантының Россия вузлары белән техниканың перспективалы үрнәкләрен эшләү өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сөйләделәр.
Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков «Ремдизель» заводында булдылар һәм предприятиенең яшь хезмәткәрләре белән аралаштылар.
Искәртик, Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уза.