Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды. Югары белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, фән өлкәсендә берничә проект буенча хезмәттәшлек, башка темалар турында сүз барды.
Валерий Фальков хөрмәтле кунаклар китабында язу калдырды.
Искәртик, РФ фән һәм югары белем министры Татарстанда эш сәфәрендә: кичә, 6 апрель көнне, Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды, шулай ук Валерий Фальков «КАМАЗ» ААҖнең Фәнни-техник үзәгендә булды.