Татарстан Рәисе: Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүдә Татарстанның төп өстенлеге - гаять көчле сәнәгать потенциалы

06.04.2023

Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүдә Татарстанның төп өстенлеге - гаять көчле сәнәгать потенциалы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы ИТ-паркында узган алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада икътисадның терәк тармакларында берьюлы өч алдынгы инженерлык мәктәбе үстерелә - машина төзелеше, нефть химиясе һәм ИТ. "Татарстан - эре сәнәгать үзәге. Әмма алдынгы инженерлык мәктәпләреннән башка, без республикабызның алга таба үсешен күрмибез", - дип ассызыклады ул.

ТР Рәисе республика предприятиеләренең озак еллар югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. Мисал итеп ул КФУ базасындагы инженерлык мәктәбенең индустриаль партнеры булган «КАМАЗ» ны китерде. «"КАМАЗ"ның университетлар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Ләкин алдынгы инженерлык мәктәпләре җитди фәнни тикшеренүләр алып бару өчен, кирәкле инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме - студентлар конкрет предприятиеләрнең җитештерү процессларына интеграцияләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Югары уку йортларының фәнен индустриаль партнерлар белән якынайту мөһим. Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү - конкрет нәтиҗәләргә ирешү өчен иң кыска юл. Бигрәк тә моңарчы күрелмәгән санкцияләргә бәйле бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып», - дип өстәде Татарстан Рәис.

РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанда фән һәм фәнни-технологик үсеш өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак карала. Бу күп яктан алдынгы инженерлык мәктәпләре проектын уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итә. "Мәктәпләрнең, идарә итү модельләренең һәм фән өлкәләренең күптөрлелеге - Татарстанны аерып торучы һәм аны алдынгы инженерлык мәктәпләре проектын гамәлгә ашыру күзлегеннән уникаль итә торган нәрсә. Бер субъект территориясендә төрле модельле, индустрияле һәм индустриаль партнерлары булган җир башка юк", - дип ассызыклады министр һәм Рөстәм Миңнехановка әлеге проектка зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамев.