Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәхнә ветераннары - РСФСРның халык артистлары, ТАССРның халык артистлары Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән очрашты..
Очрашу камин залында узды һәм Равил Шәрәфиев белән Ринат Таҗетдиновка 85 яшь тулуына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов Равил Шиһап улы Шәрәфиев белән Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновны юбилейлары белән котлады. Ике артист та 1938 елда туган.
Аларның иҗади юллары охшаш булып чыга: алар 1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлыйлар һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кабул ителәләр.
Иҗади мөмкинлекләре, эчкерсез уйнаулары һәм киң актерлык диапазоннары Шәрәфиев белән Таҗетдиновка 60 елдан артык сәхнәдә балкып торырга, осталыкларын күрсәтергә һәм яңа образлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Юбилярларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларның тамашачылар арасында популярлыгын билгеләп үтте. "Хөрмәтле Равил ага! Хөрмәтле Ринат ага! Сез бәхәссез абруйга ия, - диде ул. - Татар театры үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттелгез. Сезнең күпкырлы иҗатыгыз, фидакарь хезмәтегез – болар барысы да һичшиксез хөрмәткә лаек".
Татарстан Рәисе артистларны юбилейлары белән котлады, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.
Рөстәм Миңнеханов Равил Шиһап улы Шәрәфиевка театр сәнгате үсешенә, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлегенә аерым өлеш керткәне өчен «Дуслык» орденын тапшырды (202 нче номерлы бүләкләү турындагы Указга 2023 елның 4 апрелендә кул куелды).
Татарстан Рәисе шулай ук артист Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.