Алексей Песошин тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнарының 60 еллыгы белән котлады

06.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнарының 60 еллыгы белән котлады

Тантаналы чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ баш бинасының актлар залында узды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары – Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак, башка рәсми затлар катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының тикшерүчеләре тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә, чын мәгънәсендә катлаулы җинаятьләрне тикшерә алган иң көчле бүлекчәләрнең берсе булып кала. "Үз эшегезгә тугрылык күрсәтеп, сез гражданнарның хокукларын яклыйсыз, коррупциягә каршы торасыз, җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы тикшерәсез һәм ачыклыйсыз. Безнең республикада яшәүчеләрнең иминлеге, төбәктә закон һәм гаделлек тантанасы Сезнең профессиональлеккә бәйле. Тикшерү ветераннарына аерым рәхмәт, аларның күпьеллык эше бүген дә яшь коллегалары өчен иң яхшы үрнәк булып тора",-диде Татарстан Премьер-министры.

Ул Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү хезмәткәрләренә сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Тантана Татарстан Республикасының иң яхшы белгечләренә дәүләт бүләкләрен һәм ведомство билгеләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.