Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды

07.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды.

Әлеге үзәк Әгерҗе урамында урнашкан , 2019 елда төзелгән бина муниципаль милек булып тора. 2022 елдан оешма җитәкчесе - Гөлнара Галиәхмәтова.

«БлагоДарю» автоном коммерцияле булмаган оешма психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итү проектын гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта проектта 7 кеше катнаша, алар барысы да психик тайпылышлардан интегүче гражданнар өчен Дербышкин балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре.

Әлеге социаль проект «ВТБ – Страна» хәйрия фонды бүлеп биргән грантка, шулай ук Росмолодежь грантлары хисабына яши.

Рөстәм Миңнеханов Үзәк биналарын карады, шулай ук анда яшәүчеләр белән аралашты.

Проект җитәкчесе Гөлнара Галиәхмәтова сөйләвенчә, проект интеллектуаль инвалид кешеләр яшәү урынын булдыру өчен эшләнгән. Проект «Кадрлар резервы» программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов ярдәмен алды.

"Бүген без Рөстәм Миңнехановны кунакка чакырдык, һәм аның килүенә бик шатбыз, - диде Гөлнара Галиәхмәтова. - Проектның беренче этабы тормышка ашырылды. Рөстәм Миңнеханов проектта катнашучылар белән шәхсән аралашты. Балалар үзләренең яңа урында ничек урнашканнары турында сөйләделәр, алар барысы да интернатта түгел, ә гадәти дөньяда яшәүләренә, укый һәм эшли алуларына, ягъни җәмгыятьтә социаль яраклашуларына шатланалар.

«БлагоДарю» проектында катнашучыларның барысы да үз гаризалары яки опекуннары гаризалары буенча программага кертелгән. Аларның күпмедер керемнәре (инвалидлык буенча пенсия һәм аларның хезмәт хакы) бар, аны алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә һәм азык-төлек сатып алуга, хуҗалык чыгымнарына сарыф итәләр.

Бүгенге көндә оза баручысы булган яшәү оешмасы метналь сәламәтлеге бозылган гражданнарның нәтиҗәле яшәү формасы булып тора.

Хәзерге вакытта психоневрологик интернатлардан чыгуга тагын 12 кеше әзер һәм белгечләр озатуында яши алачак, алар барысы да гадәти шартларда яшәүгә яраклаша ала.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.