Бүген Чаллыда ИТ-парк мәйданчыгында алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уза. Бу эштә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россиянең алдынгы инженерлык мәктәпләре вәкилләре, индустриаль компанияләр-партнерлар җитәкчеләре катнаша.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты тарафыннан илнең технологик суверенитетын торгызу бурычы куелуын искәртте. Шуны хәл итү нигезендә инженерлык белемен бирүнең яңа сыйфаты һәм технологик эшләнмәләрнең яңа дәрәҗәсе ята. Бу стратегик максатка ирешүнең төп коралларының берсе - алдынгы инженерлык мәктәпләре. Татарстан КФУ, КНИТУ һәм Иннополис Университеты базасында шундый 3 мәктәп төзү хокукына ия булды.
"Безнең вузлар һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан үзәге шулай ук „Фән һәм университетлар“ илкүләм проекты чараларында актив катнаша. Фәнни-белем бирү комплексы алдында республиканың фәнни-технологик үсешенең дәвамлы дәүләт программасы кысаларында җитди бурычлар куелды", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Алданрак РФ фән һәм югары белем министры югары һәм урта мәктәпләр кисчелешендә балаларда табигый дисциплиналарга кызыксынуны стимуллаштыруга багышланган махсус программа эшләнелүен игълан итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика шундый ук идеяне гамәлгә ашыра башлады. Татарстанның фәнни-технологик үсеш программасында бу мәсьәләне төбәк дәрәҗәсендә хәл итүгә юнәлдерелгән аерым «Физматбиохим» трегы бар.
Татарстанда сәләтле яшьләрне фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшь галимнәрнең гомуми тикшеренүчеләр массасындагы өлеше буенча Татарстан Россиянең уртача дәрәҗәсеннән күпкә алданрак. 2020 һәм 2022 елларда республиканың ике вәкиле яшь галимнәр өчен Россиянең югары фәнни бүләгенә - фән һәм инновацияләр өлкәсендә Президент премиясенә ия булды.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, фәнни-белем бирү комплексының кеше капиталын арттыру белән беррәттән, республикада аның матди-техник базасы актив яңартыла. Хәзерге вакытта федераль министрлык каравында Татарстанның университет кампусларын булдыруга 3 гаризасы бар.
Бүген, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бизнесның инновацияләргә һәм илебездәге эшләнмәләргә сизгерлеге җитәрлек түгел. Бу проблема фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен патентлау стадиясендә дә, аларны коммерцияләштерүнең алдагы этапларында да күренә. Шул ук вакытта искәрмәләр дә бар. Алар арасында күп еллар дәвамында инновацияләр һәм югары уку йортлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар саны буенча илкүләм лидерлар булган «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре дә бар.
Шулай ук республика Рәисе фәнни-җитештерү кооперациясен һәм инновацион активлыкны стимуллаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. „Без “Университет технология эшкуарлыгы платформасы" стратегик инициативасы кысаларында төзелгән стартап-студиягә зур өметләр баглыйбыз. Инновацион инфраструктураның яңа объекты яшьләр арасында эшкуарлык компетенцияләренең формалашуын тәэмин итү генә түгел, ә югары мәктәпнең икътисадның реаль секторы белән кооперация элемтәләрен киңәйтүгә дә ярдәм итәргә тиеш. Татарстан укучылары тарафыннан „Студентлар стартапы“ конкурсының 3 нче чиратына бирелгән меңнән артык гариза әлеге процессларга этәргеч булып хезмәт итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм 129 шундый проектның уңышлы старт алуын билгеләп үтте.
Семинар-киңәшмә ике көн дәвамында уза. Иртәгә аның катнашучылары Әлмәттә эшләрен дәвам итәчәкләр. Чараның төп максаты - алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру проблемаларын тикшерү, 2022 елда алдынгы инженерлык мәктәпләре эшчәнлегенә йомгак ясау, шулай ук инженерлык мәктәпләренең ил үсешендә һәм кадрлар әзерләү системасында ролен һәм урынын билгеләү.