Яңалыклар

02.09.2025

Татарстанда кышка әзерлек тулы куәтендә бара: йортларда капиталь ремонт эшләрен төгәллиләр, искергән челтәрләрне яңарталар, иске торак фондында газ колонкалары мәсьәләсен хәл итәләр. Эшләрнең барышы һәм җылыту чорына әзерлек турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты.

01.09.2025

СИБУР Түбән Камадагы «Корабельная роща» шифаханә-профилакториен масштаблы реновацияләүне башлады. Булачак корпус урынында беренче субайны сугу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.

01.09.2025

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лига Форум» XI студентлар белем алу форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Кама Артегы» үзәгендә узды.

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды.

01.09.2025

Түбән Камага сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов ремонтланган А.С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейны карады, анда  быел капиталь ремонт үткәрелгән. 

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Визиты кысаларында ул «Түбән Кама Нефть химиясе» поликлиникасында булды, анда СИБУР предприятиесенең медицина инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында модернизацияләү төгәлләнде.

01.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетының беренче курс студентларын Белем көне белән котлады. Ул югары уку йортында булды һәм «Приоритет-2030» программасы кысаларында 2025-2036 елларга югары уку йортын үстерү программасы кысаларында эшләнгән инновацион проектлар белән танышты.

КДМУ студентлары һәм профессор-укытучылар составы алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов: "Сезне Белем көне – яңа белемнәргә һәм үсешкә омтылуны символлаштырган бәйрәм белән котлыйм. Сезнең өчен, беренче курс студентлары өчен, ул – аеруча әһәмиятле".

01.09.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетында булды. Чара 1 сентябрь – Белем көненә багышланган.

Казан дәүләт медицина университетына Дәүләт бүләге «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасы булды.

Тантананы табиб гимны белән ачтылар.

01.09.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан медицина университетының инновацион проектларын тәкъдим иттеләр.

Искәртәбез, бүген, Белем көнендә, Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетында булды.

Рөстәм Миңнеханов Белем көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты

Битләр: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>