Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Сәгад бин Габделмөхсин Әл Руссайс белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында узды.
Хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Abdulmohsen Al - Rоssais & Sons - Согуд Гарәбстаныннан 70 елдан артык тарихы булган эре инвестицион һәм девелоперлык компанияләр төркеме. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - күчемсез милек, сәүдә, технологияләр, активлар белән идарә итү.
"Без икътисадый һәм инвестицион элемтәләребезнең алга таба үсешен бик мөһим дип саныйбыз. Һәм киләчәктә сәүдә күләмен арттыру һәм Сезнең илгә продукциянең киң спектрын китерү белән кызыксынабыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.