Кыенлыкларга карамастан, 2025 елда республиканың макроикътисадый күрсәткечләре уңай. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Чара Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.
Коллегия 2025 елда төбәк икътисады нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтүдән башланды.
Утырышта катнашучыларны шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников сәламләде (видеоязма). Төп нотык белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1,65 трлн сумга җиткән, бу 2024 елга караганда 17%ка диярлек артык.
"Инвестицияләрнең алга таба сыйфатлы үсеше хакимиятнең барлык дәрәҗәләреннән һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан инвестиция климатын яхшырту буенча системалы эшне дәвам итүне таләп итә. Бүген системалы каршылыклар саклана, беренче чиратта инженерлык инфраструктурасына тоташу процедураларының бәясе, сроклары, саны буенча», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2025 елда республиканың тулаем төбәк продукты 5,73 трлн сум тәшкил иткән. Татарстан икътисадына төп өлешне эшкәртү җитештерүләре (20%) һәм файдалы казылмалар чыгару (19%) тәэмин итә.
2025 елда сәнәгать җитештерүе индексы 109,9% тәшкил иткән. Төяп җибәрелгән продукция күләме, шулай ук башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр узган елда 6 трлн сумнан артып киткән.
Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме, республиканың Икътисад министрлыгы бәяләвенчә, 1,66 трлн сумга җиткән.
Шул ук вакытта, макрокүрсәткечләрнең уңай динамикасына карамастан, бизнес өчен шактый хәвефләр саклана. Рубль курсының көчәюе экспортка тискәре йогынты ясаый һәм эчке базарда импортерлар белән көндәшлекне көчәйтә, ә Үзәк банкның төп ставкасы аерым тармакларның рентабельлегеннән артып китә.
Хезмәт базарында киеренкелек саклана, кредитлар буенча срогы чыккан бурычлар һәм предприятиеләрнең бурыч йөкләнеше арта. "Табыш арту зыяннарның шактый артуы белән бергә бара, бу нәтиҗәлелекнең кимүен күрсәтә", - диде министр.
Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерү процессларын оптимальләштерү проектлары кысаларында предприятиеләрнең 5 меңнән артык хезмәткәре өйрәнү узган. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты төп механизмнарның берсе булып кала. Программада республиканың 351 предприятиесе катнашкан, ә программа кысаларында 5 меңнән артык хезмәткәр өйрәнү узган.
Икътисад министры сүзләренә караганда, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру предприятиеләргә җитештерү процессларының дәвамлылыгын кыскартырга һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга мөмкинлек биргән. Шулай ук ул компанияләр җитәкчеләренең һәм бизнес милекчеләренең проектларда актив катнашуы уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗәләр бирүенә игътибар итте.
Татарстанда сәнәгать өлкәсендә бизнесны ташламалы кредитлау күләмен 2026 елда 10 млрд сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Бу узган ел күрсәткечләреннән артып китә, ул вакытта республика эшкуарларына 1,5-2 млрд сум акча бирелгән иде, дип хәбәр итте министр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, коллегия барышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләвен искәртте. "Барлык кыенлыкларга да карамастан, алар уңай: тулаем төбәк продукты да, сәнәгать җитештерүе күләмнәре дә, төп капиталга инвестицияләр дә. Авылда да барысы да тәртиптә. Төзелеш күләме - һәркайда үсеш күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, бу нәтиҗәләргә Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт һәм федераль министрлыклар һәм үсеш институтлары ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән.
"Минемчә, бу елда без лаеклы эшләдек. Аңлашыла, сораулар туачак. 2026 ел гади булмаячак, әмма без барлык мөмкинлекләребезне мобилизацияләячәкбез, федераль үзәк ярдәменә таяначакбыз. Бик күп федераль программалар, илкүләм проектлар бар. Без барысында да актив катнашырга тиеш. Республика халкының иминлеген Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә тәэмин итәргә", - диде Татарстан Рәисе.
Чыгышы барышында Рөстәм Миңнеханов республикада инде эшли торган сәнәгать мәйданчыкларын да, яңаларын да булдырырга тәкъдим итте – бигрәк тә әлегә бер генә сәнәгать паркы да булмаган республика районнарында.
"Әлбәттә, безнең махсус зоналар, сәнәгать мәйданчыклары бик мөһим. Алар бүген республика сәнәгать җитештерүенең 20%ын тәэмин итә инде. Бик җитди эш алып барыла, шул ук вакытта безнең биш районда муниципаль паркларның яртысыннан кимрәге эшли - болар - Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа, Актаныш районнары. Алты муниципалитетта әлегә бернинди сәнәгать парклары да юк: Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән районнары»,-дип төгәллек кертте Рөстәм Миңнеханов.
"Бу безнең авыл районнары. Яшьләр үзләрен кайда табарга тиеш һәм алар нәрсә эшли алалар? Әзер мәйданчыклар һәм мөмкинлекләр булса, анда ниндидер бизнес барлыкка килергә мөмкин», - диде Татарстан Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, авыл кешесенең еш кына ниндидер бизнес башларга мөмкинлеге юк, ә теләге була икән - аңа хакимият ягыннан ярдәм кирәк.
Инвестицион активлыкка килгәндә, инвестицион циклның вакытын кыскартырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. "СИА (Стратегик инициативалар агентлыгы) рейтингында без начар күренмибез, әмма бизнес төзелешкә рөхсәт алуның озак һәм катлаулы процедураларыннан, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдән һәм артык административ басымнан канәгать түгел. Һәм инвестиция циклы вакытын киметергә кирәк", - диде Татарстан Рәисе. Бүген предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә басым ясау мөһим, дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов игътибар итәргә кирәкле юнәлешләрне билгеләде. Кайбер эре тармакларда сәнәгать җитештерүе индексы 100%тан да кимрәк тәшкил иткән. Бу шул исәптән резина-пластмасса әйберләр, төзелеш материаллары, автотранспорт җитештерү.
Шулай ук муниципалитетларның да проблемалары бар – аларда сәнәгать җитештерүе күләме кимегән. Бу шул исәптән Бөгелмә - 60,3%, Балык Бистәсе - 74,4%, Чаллы – 83,8%, Чистай – 86,3%, Арча – 87,1%. Татарстан Рәисе тармаклар һәм муниципалитетлар буенча вәзгыятьне җентекләп анализларга кушты.
«Безнең бурыч - ярдәм күрсәтү, предприятиеләрне саклап калу, - дип ассызыклады ул. - Бүген арбитраж судларында предприятиеләрнең икътисадый торышына бәйле эшләр шактый күп. Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү, коллективларны, базарларны саклап калу - бу бик мөһим».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына игътибар итәргә кирәк. «Без бу хакта күп сөйлибез, - диде ул. - Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча бик яхшы программа. Аңа җитди караган урыннарда ул бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Бу программаны дәвам итәргә кирәк. Икътисад министрлыгына һәмСәнәгать министрлыгына - тырышлыкларны җайга салу", - дип йөкләде ул.
Моннан тыш, төп фондларның тузу дәрәҗәсе дә борчый, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләгә коллегиядә катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Эшкәртү җитештерүләрендә бу - 40%, резина-пластмасса әйберләр җитештерүдә – 72,4%, җиһазлар җитештерүдә – 61%. "Техник яктан яңадан кораллануга игътибар итәргә кирәк, - диде ул. - Яңадан коралландыру - яңарту гына түгел, ул заманча, югары техникалы һәм югары технологияле җайланмалар».
Роботлаштыруга, автоматлаштыруга һәм ясалма акылны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. 2030 елга Татарстан алдына роботлар санын дүрт мәртәбәгә арттыру бурычы куелган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
"Бу без республикада ел саен ким дигәндә 800 яңа роботны эшкә җәлеп итәргә тиеш дигәнне аңлата. Бу өлкәдә ярдәм итүнең яхшы федераль программасы бар. Безнең Кытайга визитыбыз дөньяның бу юнәлештә җитди хәрәкәт итүен күрсәтте, һәм безгә бу темага зур игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Эшсезлек түбән булганда, эшче көчкә ихтыяҗ зур. Якындагы җиде елда Татарстанга якынча 84 мең кеше кирәк булачак.
"Бу кадрлар үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк - аларны әзерләргә, өйрәтергә кирәк. Без икътисад таләпләре буенча белгечләрне төгәл әзерләргә тиеш. Һөнәри юнәлеш бирү эшен мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук патент активлыгының түбән булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, технологик лидерлыкны тәэмин итү - икътисад өчен өстенлекләрнең берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча фәнни һәм мәгариф оешмаларының 23%ы гына патентлар портфелен формалаштыра. Яңа эшләнмәләрсез без технологик суверенитетка ирешә алмаячакбыз, диде ул.