Бүген Рөстәм Миңнеханов Әр-Риядка килде. Согуд Гарәбстаны башкаласында "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны" халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза.
Мәйданчыкта булганчы республика Рәисе Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) Генераль секретаре Нәссер Мәҗәли белән очрашты.
Бу - Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән бәйсез оешма. Аның әгъзалары исәбенә 57 илдән вәкилләр керә. Максат - барлык спортчыларга ярдәм итү һәм әгъза илләрдә спортны программалар һәм проектлар ярдәмендә үстерү, шулай ук оешма һәр дүрт ел саен ислам теләктәшлеге мультиспорт уеннарын үткәрә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр арасында диалогны һәм теләктәшлекне ныгытуда спорт өлкәсендәге багланышларны киңәйтү мөһим. Һәм монда Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе зур роль уйный.
"Соңгы елларда без колачлы чаралар үткәрә алдык. Алар арасында Киләчәк уеннары, БРИКС илләре уеннары да бар", – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм яңа халыкара мультиспорт проекты - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшүсмерләр спорт уеннарын уздыру белән кызыксынуын белдерде.
Моннан тыш, Казанда булган инфраструктура теләсә нинди спорт чарасын, шул исәптән Оешма илләренең Спорт теләктәшлеге уеннарын да кабул итәргә сәләтле, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе Генераль секретаре хәбәр иткәнчә, оешма бу мәсьәләне караячак. Гомумән алганда, ул Казанга теләсә нинди зурлыктагы спорт чараларын уздыру өлешендә югары бәя бирде.