Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә «Ел инновациясе" конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды

10.02.2026

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның уртак утырышы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында узды.

«Студентлар стартабы», «Корпоратив инновация» һәм «Акыл милке" номинацияләрендә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Тантанада шулай ук Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин, Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры Андрей Жижин һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Александр Смекалин катнашты. Конкурсны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.

Конкурс яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм фәнни-технологик иҗатка җәлеп итүгә, шулай ук төбәк икътисадына кертү потенциалы булган проектларга һәм әзер карарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2025 елда катнашучылар яңа материаллар, машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре, медицина, биотехнологияләр, сәнәгать һәм аграр сектор өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

2025 елда конкурска барлыгы 228 гариза кергән. «Студентлар стартабы» номинациясендә – 65, «Корпоратив инновация» категориясендә – 9, «Акыл милке» номинациясендә-52 гариза бирелгән иде. Студентлар номинациясендә университет стартап-студияләре ярдәмен алган яки «Студентлар стартабы» федераль программаларында җиңүче булган авторларның проектлары катнашты.

«Корпоратив инновация» категориясендә гаризаларны инновацияләр үсеше өлкәсендә эшләүче юридик затлар, шулай ук стартаплар белән сынау проектлары тәкъдим итте. «Акыл милке» номинациясендә гамәлдәге патент һәм расланган кертү һәм коммерцияләштерү фактлары булган эшләнмәләр каралды.

2025 елда «Акыл милке» номинациясен Татарстан максатчан капитал фонды финанслады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары кулланылды.