Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында пленар сессиядә чыгыш ясады

09.02.2026

Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны" халыкара күргәзсәсен карап чыгуда, шулай ук "Хезмәттәшлек энергиясе: киләчәк сәнәгате өчен инновацияләр" төп пленар сессиясендә катнашты.

Үз чыгышында ул кабул итүче якка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм Татарстан компанияләре продукциясен халыкара мәйданчыкта тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

"Энергетика, машина төзелеше авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез", - дип ассызыклады республика Рәисе. Ул катнашучыларга Татарстан – Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге, дип сөйләде. Аерым алганда, бүген Россиядә Үзәк банк реестрында партнерлык финанславы белән шөгыльләнүче 35 оешма исәпләнә.

"Узган ел республикабыз башкаласы Казанда ислам финанс институтларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыруның «Айофи» вәкиллек үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Россия Федерациясе эчендә генә түгел, БДБ илләре киңлекләрендә дә партнерлык финанслары стандартларын үстерүгә юнәлдереләчәк. Биредә булган хезмәттәшләремне ислам финанславы шартларында Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашырырга чакырам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстанның хәләл индустрияне алга таба үстерүе турында сөйләде һәм республиканың үзара продукция китерү өчен аккредитация узу һәм уртак проектларны башлап җибәрү өчен яңа партнерлар эзләү мәсьәләсе буенча Гарәп култыгы илләре белән багланышларны киңәйтү белән кызыксынуын ассызыклады.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Казанда уздырылучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы турында сөйләде һәм анда катнашырга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.