Рөстәм Миңнеханов Антон Алихановның Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенең Инвестицияләр министры Халид бин Габделгазиз Әл Фәлих белән очрашуында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен дәүләтләребез мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, ул Согуд Гарәбстаны вәкилләренең «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә актив катнашучылар исәбендә булуын билгеләп үтте.
Икътисадка килгәндә исә, республика Рәисе сүзләренчә, Татарстанда «Күзаллау 2030» стратегиясе кысаларында, беренче чиратта, яшел икътисадны үстерү һәм цифрлаштыру өлешендә ил тәҗрибәсен актив өйрәнәләр. "
"Соңгы елларда Татарстан һәм Согуд Гарәбстанының товар әйләнеше тотрыклы үсә, әмма әлегә шактый тыйнак кала. 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 72 миллион доллар тәшкил иткән. Безнең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул кыскача хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кызыклы булган тармакларга тукталды. Аерым алганда, хәләл продукция китерү, ислам банкингы инструментлары аша эшләү кебек юнәлеш.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика белән җентекләбрәк танышу өчен «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында булу файдалы булыр иде.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук быел Җиддәдә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак Казанны тәкъдир итү турында сөйләде. Ул Согуд Гарәбстаны делегациясен әлеге статус кысаларындагы чараларда катнашу өчен чакырды.
Халид бин Габделгазиз Әл Фәлих Рөстәм Миңнехановка Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында җентекләп сөйләгәне өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Согуд Гарәбстаны өчен нәкъ менә Россиягә инвестицияләр кертү ноктасы буларак зур кызыксыну уята. Һәм мәмләкәт делегациясе якындагы KazanForum да һичшиксез катнашачак, дип хәбәр итте.