Яңалыклар

15.09.2025

Татарстанда социаль объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының шактый өлеше үтәлгән инде, калганнары буенча эшләр ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.09.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлады.

14.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан" гаилә үзәге янында узган "Бөтен гаилә белән сайлауларга!фестивалендә булдылар. Искәртәбез, гаилә фестивале бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә оештырылды.

14.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда тавыш бирде.

14.09.2025

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашты.

14.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында тавыш бирүдә катнашты.

14.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.

12.09.2025

Бүген Казанда Казан гарнизонының хәрби комендатурасы территориясендә Россия Герое подполковник Сергей Чебневка бюст-һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

12.09.2025

СИБУР 250 МВт куәтле «Казаноргсинтез» яңа пар-газ җайланмасында (Лушниково ПГУ) эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең соңгы этабына кереште. Җайланма генерацияләү җайланмасы эше өчен кирәкле беренче тонна газ кабул итте, бу объектны эшләтеп җибәрүгә әзерлекнең төп этабы булды. Объектка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, идарә әгъзасы - СИБУР идарәче директоры Руслан Гыйззәтуллин, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов та килде.

12.09.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Север Фармасьютикалз» фармацевтика заводында булды, анда ул онкология авыруларын дәвалау өчен дару препаратларының актив фармацевтика ингредиентларын җитештерүгә старт бирде.

Битләр: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>