Казан вертолетлар заводы - Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең горурлыгы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия вертолетлары» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолетлар заводына нигез салынуга 85 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Предприятиеләрнең һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026-2028 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрларына багышланган утырышында белдерде. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәрләр һәм районнар башлыклары катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Росгвардиянең Идел буе округының «Барс» аерым отрядының шәхси составына Жуков орденын тапшыру тантанасында катнашты.
Бүген республика Министрлар Кабинетында Бердәм тавыш бирү көнен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча брифинг узды. Спикер сыйфатында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
ТР Хөкүмәте йортында «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары утырышы узды. Форум Татарстан башкаласында 5-9 сентябрьдә уза. Быелгы девиз: "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог мәдәниятенә".
Махсус хәрби операция ветераннары өчен республикада «Батырлар. Татарстан Геройлары" дигән колачлы мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Казанның «Стрела-Ак Барс» регби клубы 2025 елгы Россия Кубогын яулады. Мәскәүдә финал матчында ДжейПи Нил командасы «Локомотив-Пенза»ны 13:7 исәбе белән җиңде. Уенны карар өчен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да килде.