Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Шахзадә Нәиф Әл Сауд белән очрашты

09.02.2026

Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Шахзадә Нәиф Әл Сауд белән очрашты. Ул Директорлар советы рәисе һәм берничә компаниянең стратегик партнеры, шул исәптән: Durah Al-Fodah General Contracting Company, AlMunifat International Distinguished Oil and Gas Company һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен дәүләтләребез мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

"Согуд Гарәбстаны - халыкара мәйданда Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләребез бар», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Икътисадка килгәндә исә, республика Рәисе сүзләренчә, Татарстанда «Күзаллау 2030» стратегиясе кысаларында, беренче чиратта, яшел икътисадны үстерү һәм цифрлаштыру өлешендә ил тәҗрибәсен актив өйрәнәләр.

"Соңгы елларда Татарстан һәм Согуд Гарәбстанының товар әйләнеше тотрыклы үсә, әмма әлегә шактый тыйнак кала. 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 72 миллион доллар тәшкил иткән. Безнең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул кыскача хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кызыклы булган тармакларга тукталды. Аерым алганда, автомобиль төзелеше.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.