Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «R1» генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән очрашты.
Очрашуда «Тура 2.0» сәнәгать паркы территориясендә (Зеленодольск районы, Татарстан) логистик проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
"Тура 2.0" проекты инвесторлар һәм инвестицияләр өчен перспективалы мәйданчык дип билгеләп үтелде. Бу территория комплекслы үсеш алачак, бу өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез," Тура 2.0" - яңа индустриаль парк. М 7 трассасы якынында урнашкан.