Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Смоленск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Смоленск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Василий Анохин кул куйдылар.
Имзалау тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Анохин төбәкара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов тәҗрибә уртаклашу инициативасы белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Василий Анохин 2023 елның мартында Смоленск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән иде. Вице-губернаторларның берсе Татарстаннан чыккан Алмаз Әхмәтшин булды (күптән түгел генә Татарстанның Нурлат муниципаль районы башлыгы вазыйфасын биләгән иде).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру өстендә конкретрак эшләү өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.
"Хәзерге катлаулы шартларда яңа үсеш юлларын табу мөһим, шул исәптән эчке базарда. Безнең төбәкләр ведомстволары арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында төбәкләр арасында үзара сәүдә күләме 1 млрд сум тирәсе дип игълан ителде. Татарстан йөк машиналары, азык-төлек, медицина җайланмалары, ягулык, компьютер техникасы белән тәэмин итә. Үз чиратында, Смоленск өлкәсе Татарстанга ашламалар, медицина инструментлары, көч кабельләре, ювелир әйберләр китерә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.